Иртәгә, 26 ноябрьдә, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка таба 4-9 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Көндез максималь температура -2..-4˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.