Әлмәт дәүләт технология университеты югары нефть мәктәбе ветераннар оешмасы гуманитар ярдәм җыюда катнашты

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт дәүләт технология университеты югары нефть мәктәбе ветераннар оешмасы социаль активлык һәм бердәмлек үрнәге булып тора. Оешма әгъзалары бер-берсенә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә университет һәм шәһәр тормышында актив катнашалар, җәмгыять үсешенә зур өлеш кертәләр.

Бәйрәмнәргә һәм шәһәр чараларына аерым игътибар бирелә, анда ветераннар үзләренең актив тормыш позициясен һәм илдә барган вакыйгаларга битараф булмавын күрсәтеп, шатланып катнашалар. Оешма хезмәттәшләре һәм ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләр турында кайгырта.

Мәсәлән, шушы көннәрдә активист-ветераннар 54 920 сумлык акча җыйганнар, госпиталь өчен кием-салым, азык-төлек һәм медикаментлар тутырылган 8 тартма сатып алганнар һәм төргәннәр.

Шунысы игътибарга лаек, кирәкле товарлар сатып алган вакытта ветераннар янына бөтенләй таныш булмаган кешеләр килеп, үз ярдәмнәрен тәкъдим иткәннәр. Мәсәлән, Мегаүзәктәге «Экономмаркет» кибете директоры Н.С. Бахронов сугышчыларга 7920 сумлык 80 пар оекбаш бүләк иткән.

Һәр коробкага тизрәк терелү һәм җиңү белән өйгә кайту теләкләре язылган хатлар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International