Әлмәтлеләр Татарстан Республикасында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен социаль такси эшен оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2024 елның 27 ноябрендә 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен социаль такси эшен оештыру» темасына кайнар линия узачак.

Теләге булганнар гамәлдәге социаль такси хезмәтләре белгечләренә эш буенча сораулар бирә, яңа идеяләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклаша алачак. Шалтыратулар 8 800 350 44 72 телефоны буенча, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының https://oprt.tatarstan.ru/ipriem интернет-кабул итү бүлмәсе аша кабул ителә.

Кайнар линия ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе тарафыннан «Игелекле Казан» АКО, «ЯРДАМ - ярдәм» ОБФ, «Кайгырту» ТР РООРДИ белән берлектә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International