22 ноябрьдә Әлмәттә «Нефтяник» хоккей әзерлеге үзәгенең ике аренасында дәрәҗәле турнир - 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында хоккей буенча «U16 хоккей территориясе» бөтенроссия ярышына старт бирелде.
Көндез инде беренче ике матч узды: ЦФО командасы 11:3 исәбе белән Ерак Көнчыгыш дружинасын җиңде, ә Беларусь җыелма командасы Мәскәүгә 0:13 исәбе белән оттырды. Хуҗалар – Идел буе федераль округы һәм Себер федераль округы командалары матчы алдыннан ярышларны ачу тантанасы булды. Катнашучыларны Россия Хоккей Федерациясенең Идел буе федераль округындагы филиалы җитәкчесе урынбасары Владимир Пашкин һәм «Нефтяник» хоккей клубы башкарма директоры Рөстәм Гатин сәламләде. Җитәкчеләр Әлмәтне ярышлар һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә уза торган урын буларак билгеләп үттеләр, ата-аналарга спортчыларны әзерләүдә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм балаларга булачак уеннарда уңышлар теләделәр.
«U16 хоккей территориясе»ндә ике төркемгә бүленгән 10 команда катнаша. Төркем этабы 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, финал матчлары 1 декабрьдә узачак.
2-3 декабрьдә катнашучылар үзара 3х3 форматында турнир үткәрәчәк.
Шундый ук ярышлар, Россия Хоккей Федерациясенең ышанычы һәм «Татнефть» компаниясенең ярдәме белән, кирәкле инфраструктурасы булган Әлмәт шәһәрендә даими үткәрелә. «Ак Барс» хоккей академиясен бу юлы Идел буе федераль округы җыелма командасында 5 бала (4 – «Ак Барс» урта мәктәбе һәм 1 – Әлмәт хоккей мәктәбе) тәкъдим итә.
Беренче көн уеннарының барлык нәтиҗәләре:
ҮФО - ДФО 11:3
Беларусь-Мәскәү 0:13
УФА - ЮФО 19:2
ИФО - СФО 4: 5 ОТ