«Татэнергосбыт» АҖ әлмәтлеләргә хәбәр итә

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бүгенге көнгә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатларында, «Татэнергосбыт» АҖ физик затларның шәхси кабинеты һәм мобиль кушымтасы белешмәләрне «Татэнергосбыт» АҖ офисына бару зарурлыгыннан башка дистанцион рәвештә алу мөмкинлеге өлешендә эшләп бетерелде:

  • исәпләүләр һәм түләүләр буенча (финанс-шәхси счет);
  • торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булу/булмау турында.

Моннан тыш, гражданнар (милекчеләр һәм торак урында теркәлгәннәр) йорт кенәгәсеннән өземтә (белешмә-адреслы мәгълүмат) алырга мөмкин:

  • Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә https://www.gosuslugi.ru;
  • Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлекләрендә шәхсән булганда (рәсми сайт https://16. мвд. рф).

Мәгълүматны күбрәк кулланучыларга җиткерү өчен җәмгыять тарафыннан белешмәләр алу мөмкинлеге һәм йорт кенәгәсеннән өземтәләр алу мөмкинлеге турында кыскача мәгълүмат белән белдерүләр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International