Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы уза

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләрнең мини-футбол буенча спартакиадасы старт алды. Ике көн дәвамында республиканың төрле районнарыннан тугыз команда иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк!

Беренче уен көне йомгаклары буенча финалга өч команда чыкты: Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан.

Әлмәт командасы составына: - Әнүзәр Юнысов, район Советы Аппараты җитәкчесе

- Илсур Сәлимгәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары

- Илдар Рәхимов, Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Алексей Егоров, гомуми бүлек начальнигы

- Альберт Насыйрҗанов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы

- Айдар Насыйров, сәүдә, кулланучылар хезмәтләре күрсәтү һәм эшкуарлыкны үстерү бүлегенең баш белгече

- Риман Сабуров, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү бүлегенең баш белгече

- Раил Хәсәншин, муниципаль заказ бүлегенең әйдәп баручы белгече

Пьедесталны кем алачагын һәм кадерле титулга кем ия булачагын без иртәгә үк белербез!

Егетләребез өчен җан атабыз һәм барлык командаларга да уңай кәеф саклауларын, ахырга кадәр көрәшүләрен һәм уеннан ләззәт алуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International