Матур очрашу

2013 елның 25 октябре, җомга
“Ана йөрәге”, “Йөгерек уйлар”, “Шиңмәс гөлләр”, “Ана бәхете”, “Ана язмышы”, “Онытылмас мизгелләр” китаплары авторы Минзифа апа Хөснетдинованың 85 яшьлек олуг юбилей бәйрәме шәһәребезнең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә лаек булган 2 нче номерлы китапханәдә зурлап матур итеп узды. Юбилярны котларга 2 нче мәктәп укучылары да килгән иде. Алар шагыйрә апаларының төрле елларда язылган шигырләрен укыдылар, яттан сөйләделәр. Музыка көллияте егетләренең һәм китапханәнең даими укучысы Энҗе Асадуллинаның җырлары юбилей кичәсенә нур өстенә нур булды.

Минзифа Хөснетдинова кебек, милләтебез, туган телебез, газиз җиребез, изге динебез өчен борчылып, җан атып, битараф калмыйча, тормышны матуррак итәргә омтылучы, риясыз затлар күбрәк булсын иде арабызда дигән теләктә калабыз без. Аны олуг юбилее белән котлыйбыз, иҗатлы, матур озын гомер телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International