Әлмәтлеләргә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашырга тәкъдим итәләр

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле турында» 25.10.2019 ел, № 956 карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түбәндәге сылтама буенча: https://open.tatarstan.ru/polls/?need_auth=true&redirect_pid=8689a924-7878-11ee-bbdb-005056a75f84 Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2025 елга максатлары һәм бурычлары өчен онлайн-тавыш бирү уза.

Максатлар һәм бурычлар исемлеге (Кушымтада бирелә) составы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган эксперт төркеме тарафыннан төзелгән.

2024 елның 7 декабренә кадәр республика халкы, алар фикеренчә, өстенлекле максат һәм бурычларны сайлый, шул исәптән үз вариантын тәкъдим итә, шәрехләр калдыра ала.

Күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылачак, ул 2025 елга Министрлык эшенең 5-7 өстенлеген раслаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International