Ул «Ел гамәле» номинациясендә #МЫВМЕСТЕ Халыкара Премиясенең федераль этабы финалисты булды.
Ел башында Альберт очраклы рәвештә ике балага куркыныч янавын күргән һәм бер дә уйламыйча ярдәмгә ташланган. Ул битараф калмады һәм сабыйларның гомерен саклап калды. Бүген ул шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында Ватаныбызны саклап, батырлык һәм кыюлык күрсәтүен дәвам итә.
21 ноябрьгә кадәр сез Альберт өчен үз тавышыгызны сылтама буенча бирә аласыз.
Бу нибары берничә секунд вакыт алачак. Әйдәгез Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирик! Мондый геройлар җиңүгә лаек!