«ГУАД» МУП автотранспорт цехында 96 берәмлек техника исәпләнә. Алар арасында: асфальт салгычлар, юл шугалаклары, юл фрезасы, автогрейдерлар, тракторлар һәм минитракторлар, төягечләр һәм мини төягечләр, КАМАЗлар.
Кыш көне шәһәрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, автопарк тәүлек буе эшли торган 38 берәмлек техника әзерләгән. Моннан тыш, юлларны эшкәртү өчен 5000 тоннага якын реагент тупланган.
Шәһәрне карап тотуга бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен диспетчерлык хезмәте эше оештырылган. Сорауларыгыз булса, 8-987-221-40-41 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.