Янгынга каршы куркынычсызлык махсус контроль таләп итә

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районының 18 ноябрьдә район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова рәислегендә узган гомумшәһәр планеркасында Татарстан Республикасы Президенты контролендә булган янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

Роза Әфләтунова территориаль иҗтимагый советлар (ТИҮ) һәм авыл җирлекләре нигезендә оештырылган профилактик төркемнәрнең эшен активлаштырырга кирәклеген ассызыклады. Төркемнәр составына социаль яклау, янгын сүндерү частьләре һәм ОПОП вәкилләре керә. Аларның бурычы-күп балалы, имин булмаган гаиләләрне, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне, ялгыз пенсионерларны һәм әхлаксыз тормыш рәвеше алып баручы гражданнарны беркетелгән территорияләрдә әйләнеп чыгу.

2024 елда районда 233 янгын булган, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 14 кеше зыян күргән. Янгыннар һәм һәлак булучылар саны кимүгә карамастан, зыян күрүчеләр саны арту күзәтелә. Кыш якынлашу һәм контрольне көчәйтү зарурлыгы сәбәпле, Роза Әфләтунова тиешле беркетмә йөкләмәсен бирде.

ӘМР Советы Аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов катнашучыларга 2024 елның 11 ноябрендәге атналык планерка беркетмәсенең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Анда төзелеш мәйданчыкларындагы тәртип, асфальт түшәмәләрне торгызу, халыкны диспансерлаштыру, сатулар үткәрү һәм авыл җирлекләренә бүлеп бирелгән үзара салым акчаларын үзләштерү, шулай ук милек салымнарын вакытында түләү һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.

«ГУАД» МУП эшчәнлеге турындагы төп доклад белән предприятие директоры Рафис Сафиуллин чыгыш ясады.

Йомгаклап, Әнүзәр Юнысов катнашучыларны киләсе атнага планлаштырылган чаралар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International