ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча утырышта катнашучыларга Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы вазифасына Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын тәкъдим итте.
Тимур Нагумановның Әлмәт районы Башлыгы вазифасында вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, 2024 елның 15 ноябреннән Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова билгеләнде.
Гүзәл Мөдәрис кызы Әлмәттә туып үскән. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, ул 15 ел туган шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ структураларында төрле вазыйфаларда эшли. Соңгы 17 елда ул «Татшина» ҖЧҖ предприятиесен җитәкләп, Россиядәге иң эре шин комплексларының берсенә уңышлы идарә итте.
Әсгать Сәфәров Гүзәл Мөдәрис кызының эш тәҗрибәсе һәм кешелекле сыйфатлары аңа район белән нәтиҗәле җитәкчелек итәргә һәм ирешелгән социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.