Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшырылды

2013 елның 25 октябре, җомга
Һәр төбәкнең мактанычы, горурлыгы булырдай шәхесләре бар. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исеме аерым урын алып тора. 2006 елдан “Татнефть” ААҖ нең “Рухият” милли яңарыш фонды тарафыннан шагыйрә исемендәге махсус бүләк булдырылу, аның исемен мәңгеләштерү юлында хәлиткеч адым булды. Быел, 24 октябрь көнне әдәби премияләр һәм стипендияләр тапшыру сигезенче тапкыр үткәрелеп, “Туган якны өйрәнү” музеенда аның тормыш, иҗат юлы белән танышу, С.Сөләйманова һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Кич белән әдәбият һәм сәнгать сөючеләр кабаттан Әлмәт драма театры бинасына, 2013 елда С.Сөләйманова исемендәге премияләрне тапшыру тантанасына җыелды.

Беренче булып тәбрикләү сүзе белән “Татнефть”ААҖ генераль директор урынбасары Р.Н.Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Ул өлкән һәм яшь каләм ияләре арасында иҗади бәйгенең елдан-ел киңрәк колач алуына басым ясады. Узган елгы нәтиҗәләр буенча олы бүләккә лаек булучыларны ихлас котлап, уңышлар теләде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова Саҗидә Сөләйманова исемендәге махсус премия булдырылу – аның колач җитмәс иҗатын югары бәяләү, халыкның ихтирамы, мәхәббәте дип бәяләде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов С.Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыруны каләм ияләренең күңелләрендә калырлык, онытылмас бәйрәм итеп оештырганнары, зур масштабларда узган чара өчен республикабызның әдәбият, сәнгать әһелләре исеменнән рәхмәтен белдерде. Быелгы лауреатларның әлеге олы бүләк иясе булырга лаеклы кешеләр булуын ассызыклап, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Бәйрәмнең иң көтеп алган, иң дулкынландыргыч минутлары җитте. 2013 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә 5 томлык сайланма әсәрләре өчен Гәрәй Рәхим, (Казан),“Бәхетең үз кулыңда”җырлар һәм ноталар җыентыгы өчен Шәмсия Җиһангирова(Казан),“Әниемне таптым”,“Гомерлек сабак” китаплары өчен Рушания Низамова(Аксубай районы )лаек булды. Кызыксындыру премияләре “Сары яулык” китабы өчен Минзифа Әхмәтшинага (Әлмәт), “Ике әни һәм бер математика” китабы өчен балалар язучысы Ләлә Сабировага (Казан),“Хәйретдин Моҗай: тормыш юлы һәм иҗаты”,“Азнакай“ китаплары өчен Марсель Гариповка( Октябьрск шәһәре) бирелде.

Каләм тибрәтә башлаган яшьләр дә игътибардан читтә калмады. Республикабызның төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче 10 укучы, студент һәм аспирант С.Сөләйманова исемендәге махсус стипендияләргә лаек булдылар. Алар арасында “Альметьевский вестник” газетасының “Яшь хәбәрче мәктәбе” ендә беренче адымнарын ясаган, хәзерге вакытта Казан Федераль Университетында белем алучы Эльнар Байназаровның да булуы безнең өчен икеләтә куаныч. Алар кечкенә генә иҗатларына шундый зур бәя биргәннәре өчен бәйгене оештыручыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, күрсәтелгән ышанычыгызны акларбыз дип ышандырдылар. Бәйрәм тантанасы Татарстан Республикасының Атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, Әлмәтнең “Алтын урда”вокаль ансамбле һәм җырчы Гөлназ Җиһангирова чыгышлары белән үрелеп барды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
Автор фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International