Әлмәт укучысы Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды

2024 елның 15 ноябре, җомга

2024 елның 9-10 ноябрендә Казанда «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.

«Адымнар-Әлмәт «полилингваль гимназиясенең» 10А сыйныфы укучысы Артур Мальсагов әлеге мәртәбәле конкурсның призеры булды!

Артурны һәм аның остазы Гөлнара Әнвәр кызы Гатауллинаны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International