Татарстанның атказанган артисткасы Сәкинә Минханова 31 нче октябрьдә Әлмәт Татар Драма театры бинасында юбилей кичәсен уздыра

2013 елның 25 октябре, җомга
Төскә-биткә бик матур кешене тасвирлап бирергә кирәк булса: “Артист кебек чибәр” диләр. Артист булу өчен чибәрлек иң зур шарт булмаса да, ролен яхшы уйнаган артист, өстәвенә бик чибәр дә булса, спектакльне каравы рәхәт инде. Әнә шул сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык рәхәтлектән күзләр иркәләнеп, җаның җырлап тора. Оста итеп сөйли, сөйләгәндә дөньяңны оныттырып авызына каратып тора, җитмәсә бии, җырлый, гармунда уйный белгән кеше һичшиксез артист булырга тиеш инде. Артист булып, матурлык тудырып, адәм балаларының арыган күңелләренә сихәт бирүчеләр кирәк. Кыскасы, бу җиргә кешеләрне шатландырырга, бәхетле итәргә, сәхнә өчен генә туган җаннар була. Әлмәт татар дәүләт драма театрында өч дистәгә якын дәвамында берсеннән-берсе матур образлар тудыручы Татарстанның атказанган артисткасы Сәкинә Минханованы да шундыйлардан дияр идем мин.

С. Сөләйманова, Р. Төхфәтуллин премияләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев:“Миңа, драматург буларак, әсәрләремдә уйнаган Сәкинәнең сәхнә эшчәнлеге бик ошый. Театрда гына түгел, тормышта да тел-теш тидерерлек түгел. Ире Рамил белән сәхнәдә дә, көнкүрештә дә йөкне бергәләп тарталар”

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында ишле гаиләдә туып-үскән кызның сабый чагындагы артист булу хыялы чыннан да тормышка аша. Ул Казан театр училищесын 1981 елда тәмамлап, Әлмәткә юллама ала. Беренче чирканчыкны Р.Батулланың “Исәп-хисап” драмасында алган яшь актриса монда Нәзирә образын тудырганда ук җиңел сыны, сыгылмалы хәрәкәтләре белән үзенең талантлы, нәкъ менә сәхнә өчен туган кеше булуын күрсәтә. Яшь чагында ук төрле характердагы рольләрне башкарырга туры килә аңа. Кызлар булып та уйный (“Мәхәббәт карагы” – Җәмилә, “Кызларның кызганнары” – Гөлсинә, “Җанкисәккәем” - Нәсимә), карчыклар (“Ай булмаса йолдыз бар” – Разия, “Тозлы бал” – Шәмсенур) образына да керә. Сәкинәнең һәр образы үзенә ятышлы һәм ул аларны тиешле югарылыкта тудырырга тырыша.Образлары да я көлә (“Сагынырсың әле син дә бер” - Илсөяр), я елый (“Сафиулла” – Ләйлә, “Татар хатыны ниләр күрми” - Гөлбану), я шашып сөя (“Гөнаһсыз гөнаһлылар” - Әнисә), я булмаса хәйләкәр һәм усал булып күренә. Сәкинә Габдрахмановна образ тудырганда эчке сиземләвенә таяна.Сәхнәдә юкка барга кычкырынмый. Тавышын да куя белә. Роль өстендә эшләгәндә ул бик оста эзләнә. Менә шушы эзләнүе аркасындадыр да аның рольләре күңелгә кереп кала, уңыш китерә. Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендәге Сәрби образы белән ул “Иң яхшы хатын-кыз образын тудыручы” номинациясендә җиңү яулый. Ул тудырган 50 гә якын образ көчле, эчке дөньялары матур булу белән аерылып тора. Актриса өчен рольләрнең барысы да якын. “Мин бу роль якынрак, икенчесе алай ук түгел дип һич кенә дә әйтә алмыйм. Төп роль булсынмы, икенче пландагысымы – барысына да күңел җылысы салына”, - ди Татарстанның атказанган артисткасы Сәкинә Минханова.

Чын сәхнә остасы үзенең дикциясе яхшы куелган булуы белән дә аерылып тора. Хәер, бу аңлашыла да, чөнки училищеда ул нәкъ менә филармониягә конферансьелар әзерли торган төркемдә калырга укый. Казанда эшкә калырга бик кыстасалар да, ул үзен театрда сынап карарга була. Һәм һич кенә дә ялгышмый. Образлар тудыру белән бергә ул үзен оста алып баручы итеп тә танытты. Театрда кичәләр булсынмы, башка бәйрәм чараларымы, ул йомшак һәм шул ук вакытта ягымлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулый тора.

Фәридә Исмәгыйлева, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры:Сәкинә иң беренче чиратта хатын-кыз. Мин аңа ак көнләшү белән көнләшеп карыйм. Искиткеч бәхетле хатын, Берүк Аллаһы Тәгалә күпсесенмәсен. Бу бәхетне, бәхетле хатын булуын үз куллары белән үзе ясады. Мине иң сокландырган сыйфаты аның табигаттән бирелгән зирәклеге.

Актриса буларак бүген дә япь-яшь кызлар ролен уйный ала. Сыйфа буйлы, сөйкемле сөякле күркәм ханым. Матур юбилее уңаеннан мин аңа бары тик булган бәхетенең кимемичә, артып торуын гына телим.

50гә якын роль иҗат иткән ул. Татарстанның халык артисты Зәкия Туишева, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов, Гафур Каюмовлар кебек режиссерлар белән эшләү үзе үк күңелгә рәхәтлек бирә. Сәкинә Минханованың уңган-булганлыгын күрсәтә торган тагын бер мисал: Сәрби образы өчен аңа “Нәүрүз” фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле”номинациясендә җиңүче исеме бирелде. Сәкинәнең күзләреннән һәрчак елмаю, карашыннан яктылык сирпелеп тора. читтән караганда, ул иң бәхетле кеше сыман тоела. Сагышланып йөрсә дә, сер бирми. Шуңа үзен бәхетле итеп тоя. “Язмыш җилләре әгәр тагын бер гомер алып килсә, барыбер артист булыр идем. Хисләр яңабаштан бөреләнсә, кабат Рамилемне сайлар идем, - Сәкинә ханым. – Укытучыларым, киңәшчеләрем – Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова лирик образлар башкарырга өйрәтте, аның ире Камил Вәлиев белән күп рольләр уйнадык. Эшләве рәхәт! Бу халәтне аңлатырлык сүз генә табып булмый.”

Гөлия Җамалиева, тамашачы: Сәкинә Минханова үтә сөйкмле артисткаларның берсе. Ул сәхнәгә кояш кебек елмаеп, нур балкытып чыга да, үзенең мөлаемлыгы сөйкемлелеге белән шунда ук тамашачыны сихерли, әсир итә. Еллар узса да нәфислеген югалтмавына, ташып торган энергиясенә, ролләрен шулай яратып. шулай оста уйнавына сокланасың. киләчәктә дә шулай сөйкемлелеген югалтмасын, иҗади уңышла, гаилә иминлегер аңа
Кызлар кебек зифа буйлы Сәкинәгә карап тору да рәхәтлек бирә. аның тышкы чибәрлеге еллар узса да тамчы да үзгәрми. Талантлы актриса сөйкемле сөяге белән дә үзенә карата белә. Ире Рамилнең дә театр сәнгатенә мөкиббән китүе Сәкинәгә талантын тагын да үстерергә ышанычлы җирлек бирәдер. Ул якты йолдыз булып балкый, тагын да илһамланып иҗат итә.

Төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә җиңү яулаган Сәкинә Минханованы халык ярата. Ә үз тамашачысы булган сәхнә остасы чыннан да бәхетледер, мөгаен.

Әлмәт театрында якты йолдыз булып балкучы Сәкинә Минханова бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без аны ихластан юбилее белән тәбрик итеп, иҗат уңышлары, тамашычыларны һәрвакыт үзенчәлекле, мавыктыргыч образлары белән шаккатыруын, җан тынычлыгы һәм сәламәтлек теләп калабыз.

Ике бишле сиңа, Сәкинә ханым!

Илүсә Нәбиуллина
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International