Бүген муниципалитетта хезмәтне саклау буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышы булып узды

2013 елның 25 октябре, җомга
Бүген муниципалитетта хезмәтне саклау буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Аның эшендә оешма һәм предприятие вәкилләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Богданчиков катнашты.

Утырышта яңгыраган чыгышларга караганда , узган 9 ай эчендә Әлмәт муниципаль районы территориясендә 49 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 5 кеше үлгән, 19 кеше авыр җәрәхәтләр алган. Элеккечә, юл – транспорт хәрәкәте вакытында зыян күрүчеләрнең күп булуы зур борчылу тудыра. 2013 ел дәвамында 174 кеше зыян күргән. Район буенча 100 янгын чыгу очрагы теркәлгән, 4 кеше үлгән.

Ростехнадзор инспекторы билгеләп узганча, промышленность куркынычсызлыгы белән бәйле 3458, электр куркынычсызлыгы белән бәйле 3254 очрак теркәлгән.Шулар нигезендә, 114 административ җәза билгеләнгән. Төзелеше һәм капиталь ремонт объектларында төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 251 күзәтү уздырылган, 1 млн 585 мең сумлык штраф салынган.

Ландыш Сибгатуллина
Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International