Кичә, 13 ноябрьдә, «Креатив процесслар фабрикасы» ЯҮдә «Без - Россия гражданнары!» Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы булды. Төп документны 14 яшьлек 14 кешегә район башлыгы үзе тапшырды.
Тимур Нагуманов балаларны тормышларындагы бу мөһим адымнары белән котлады, паспорт алуга бәйле гражданлык хокукының һәм җаваплылыкның мөһимлеген ассызыклады.
«Яңа статус һәм үзегезне өлкәннәр итеп тою белән бергә теләсә нинди гамәлләр һәм карарлар өчен җаваплылык тоюыгызны бик телим – үзегез һәм якыннарыгыз алдында, һәм, әлбәттә, зур һәм Кече Ватан алдында»,, - дип билгеләде ул.