Тимур Нагуманов һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов һәлак булганнарның туганнарына кайгыларын уртаклашты, ата-аналарга улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Батырлык орденнары белән үлгәннән соң түбәндәгеләр бүләкләнде: рядовойлар Дмитрий Михайлович Барышев, Степан Александрович Дорофеев, Иван Александрович Дорофеев, Салават Азат улы Сабирҗанов, Рамил Валерьевич Сафронов, Валерий Иванович Чикирев, Альфрит Фоат улы Яббаров; кече сержантлар Булат Раиф улы Билалов, Равил Таһир улы Вәлиев, Руслан Владимирович Кузьмин; өлкән сержант Илмир Илгиз улы Шәяхмәтов.
Катнашучылар хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.