10 ноябрь - календарьдагы дата гына түгел, ә закон һәм тәртип сагында торучыларның эшенең мөһимлеген һәм әһәмиятен тану.
Район башлыгы тәртип сакчыларына нык сәламәтлек, батырлык, җиңүгә омтылыш, күтәренке кәеф, яңа һөнәри казанышлар теләде.
Эчке эшләр органнарының иң яхшы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды.
«Батырлык, үрнәк хезмәт һәм ышанычлы яклау өчен һәркемгә рәхмәтлемен. Уңышлар һәм иң мөһиме нык сәламәтлек телим! Ышаныгыз, сезнең хезмәтегез игътибарсыз калмый һәм җәмгыять тарафыннан бәяләнә», - дип билгеләп үтте район башлыгы.