Бүген 8 ноябрь көнне, "Татарча диктант" бөтендөнья акциясенең беренче көнендә, Әлмәт туган телне белүне тикшерүгә юнәлдерелгән чарага бертавыштан кушылды. Шәһәр һәм район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендәге 50 мәйданчык сынау үзәкләре булды.
Бүген, 8 ноябрь көнне, "Татарча диктант" бөтендөнья акциясенең беренче көнендә, Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиядә татар зыялылары өчен махсус мәйданчык оештырылды: алар арасында Иҗтимагый совет, Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак" җирле бүлекчәсе вәкилләре, "ТНВ" - "ТЯГ" активистлары бар иде.
Мәскәү вакыты белән нәкъ 10.00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм Diktant.tatar акциясенең рәсми сайтында диктант трансляциясе башланды.
Татарстандагы акциядә катнашучылар танылган татар язучысы һәм драматургы Шәриф Камалның "Матур туганда" әсәреннән өзек яздылар. 2024 елда язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәриф Камал (1884-1942) тууына 140 ел тулды.
Быел акция 9нчы мәртәбә уздырыла. Проект масштаблана, бүген бөтен дөнья буйлап диктантлар язу өчен 5 меңләп мәйданчык исәпләнә. Акция Татарстан белән генә чикләнми, ул Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза.
Быелгы яңалык чит илдә яшәүче ватандашлар беренче тапкыр диктантны латин хәрефләре белән яза алуы булды. Tatar Grammar ширкәте Мирсәй Әмирнең "Агыйдел" повестеннан өзекне латин алфавитына яраклаштырган.
Акция 8-10 ноябрь көннәрендә уза. Диктантны өйдән дә язарга була, эшне сканерлап һәм аны электрон адрес буенча җибәреп: info@ftatar.org, шулай ук клавиатура ярдәмендә – моның өчен акция сайтында теркәлергә кирәк. Эшләр бер ай дәвамында тикшереләчәк.
Әлмәт туган телне белүне тикшерүгә юнәлдерелгән чарага бертавыштан кушылды. Шәһәр һәм район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендәге 50 мәйданчык сынау үзәкләре булды.