Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТИҮләр) 2023 елда «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңеп, гомуми төзекләндерүгә грантлар алдылар.
Конкурста халык белән хезмәттәшлек, микрорайоннарда тормышны яхшырту буенча җыелышларның сыйфаты һәм саны, инициативалар бәяләнде. Беренче урыннарны ТИҮ-10 һәм ТИҮ-11 алды, ә тагын 17 территориаль иҗтимагый үзидарә призер булды. Грантларның гомуми суммасы 10 млн сумнан артып китте.
Әлеге акчаларга ишегалларында кече архитектура формалары һәм спорт җиһазлары сатып алганнар һәм урнаштырганнар. Әлмәттә ишегалларын төзекләндерү өчен ТИҮләр 10 миллионнан артык акча откан.