Тимур Нагуманов урамнарны хуҗасыз машиналардан кышка кадәр арындырырга кушты

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Әлмәт районында хуҗасыз автомобильләрне ачыклау буенча чаралар дәвам итә. Ел башыннан бирле Экология һәм төзекләндерү департаменты тарафыннан шундый 49 транспорт чарасы ачыкланган, аларның 11е эвакуацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә хуҗалар, хәбәрнамә алгач, үз автомобильләрен мөстәкыйль рәвештә күчерәләр.

Бу чыннан да актуаль проблема, бигрәк тә кыш якынлашу белән, ишегалларында машиналар кардан чистартуны сыйфатлы башкару өчен җитди киртә була һәм берничә машина кую урынын били ала.

Ташланган яки комплектсыз автомобильләрне күрсәгез, зинһар, 33-46-13 телефонына шалтыратыгыз. Белгечләр аларның эвакуация өчен критерийларга туры килү-килмәвен тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International