Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, Әлмәт халкы «Бердәмлектә бәхетнең 10 000 адымы» акциясендә катнашты. Бу көн халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы символына әверелде!
400 гә якын кеше символик 10 000 адымны бергә үтте. 70 катнашучы милли киемнәрдән иде.
Әлмәт - күпмилләтле шәһәр, анда һәркем үзен зур тату гаиләнең бер өлеше итеп тоя ала.
Барлык катнашучыларга да бу бәйрәм өчен рәхмәт!