«БиблиоНефть»нең уңайлы киңлегендә шәһәрнең 71 еллыгына багышланган «Әлмәт тарихи календаре» китабын тәкъдир итү тантанасы булды. Чара нефтьчеләр шәһәренең данлы тарихы турында сөйләүче күңелне нечкәрткеч фильм белән ачылды.
Әлмәт краеның тарихи календарен төзү идеясе өч истәлекле вакыйга-Татарстан АССРның Шөгер районында беренче сәнәгать нефтен чыгаруга 80 ел тулу, уникаль Ромашкино ятмасын ачуга 75 ел тулу һәм, әлбәттә инде, Әлмәт шәһәренең үзенә 70 ел тулу уңаеннан барлыкка килде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова проектның мөһимлеген җылылык белән ассызыклады: ««Әлмәт тарихи календаре» – ул гасыр дәвамында үз хезмәтләре белән туган шәһәренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йөзен үстергән, саклаган һәм баеткан кешеләр, безнең заман геройлары турында китап. Бу аларның киләчәк буыннарга керткән өлеше».
- Бу китап - безнең тарихыбыз. Мин ышанам, еллар узар, һәм яшь буын бу китапны актарганда, алар бу кешеләр белән шәхсән таныш булулары белән горурланырлар, - дип дәвам итте ул.
«Татнефть» ГАҖ профкомы рәисе Рифдар Хәмәдьяров горурланып: «Мин үземнең Әлмәттән булуым белән бик горурланам. Бу минем кече Ватаным, нефть белән туган шәһәр. Шөгер чыганаклары ачылу Әлмәт авылының яңа тарихына башлангыч булды. Шәһәр күп кенә күренекле шәхесләргә туу һәм эш урыны биргән. Аларны җитештерү, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка юнәлешләр буенча санап чыгу өчен бер сәгать тә җитми. Без сезнең белән бу китапка кергән бу күренекле шәхесләрнең безнең ватандашларыбыз булуы белән горурланырга хаклы».
«Тамыр» мәдәни мирасны өйрәнү үзәге җитәкчесе Фәһим Әхмәтҗанов үз чыгышында проектның туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерү һәм буыннар арасында дәвамчанлыкны саклау максатында төзелүен билгеләп үтте. Ул «Татнефть» компаниясенә һәм шәһәр предприятиеләренә барлык башлангычларда ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, җәмәгать эшлеклесе Иван Рябов һәм районның башка хөрмәтле кешеләре шулай ук «Әлмәт тарихи календаре»н бастыру турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
«Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Әлмәт тарихи календаре» китабы шәһәр һәм районның барлык мәктәпләренә һәм китапханәләренә бүләк ителәчәк.
Язмышлар, биографияләр, династияләр... Билгеле һәм бик үк түгел, әмма һәр тормыш юлы артында-үз тарихы. Һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлеге, гражданлык позициясе белән безнең якны данга күмгән кешеләр-нефть башкаласының төп казанышы. Без шәһәребез белән горурланабыз. Без аның тарихын хөрмәт итәбез һәм рухи тамырлардан аерылгысыз. Бу өзелмәс бәйләнеш-бәяләп бетергесез халәт. Туган ягыбыз – кече Ватаныбыз, без синең белән горурланабыз һәм сине яратабыз!