“Һәркемгә уңайлы мохит” программасы гамәлдә

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтү – җәямгыять проблемасы гына түгел, дәүләттә алып барыла торган сәясәтнең приоритетлы юнәлеше дә булып тора. Әлеге проблема хәзер “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Әлмәт шәһәренең андый категориягә керүчеләренә дә еш кына сәламәтлек саклау учрежденияләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Булдырылган уңайлыклар буенча 3 нче санлы шәһәр һәм район үзәк хастаханәсен билгеләп үтәргә кирәк. Бу учреждениеләргә уңайлы пандуслар аша керергә була, барлык мәгълүмат күрсәтелгән электрон табло эшли, коляскада утыручылар өчен җайлаштырылган махсус кабул итү тәрәзәсе, санузел, шартлы билгеләр, лифт, чакыру кнопкасы һәм башка мөмкинлекләр тудырылган.

Ике учреждениедә дә, мәсәлән, коляскада утыручыларны кабул итү беренче катта үткәрелә. Начар күрүчеләр өчен контраст табличкаларда кабинет номерлары күрсәтелгән, шәхси транспортларын кую өчен урыннар билгеләнгән. Уздырылган рейд вакытында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең әлеге юлларны үтү этабы күздән кичерелде, тагын да уңайлырак шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр кертелде.

Ф.Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International