2023 елның 27-29 октябрендә Уфада этнотуризм буенча IV Халыкара форум кысаларында узган «Ел маршруты — 2024» XI Бөтенроссия туристлык премиясе финалы узды.
Финалга үтә алган 324 проект арасында Әлмәттән «Шәһәргә иң яхшы экскурсия» номинациясендә «Бәхеткә алга» проекты тәкъдим ителде.
Финалда Әлмәт миллионлы шәһәрләр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Красноярск, Уфа, Самара һәм Кырым Республикасы шәһәрләре белән ярышты.
«Бәхеткә алга» проекты «шәһәр экскурсиясен проектлауга системалы якын килү өчен»махсус диплом белән билгеләнде.