3 ноябрьдә, Әлмәтнең 71 еллыгын бәйрәм иткән көнне, җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында сөйләде.
«Узган ел бездә халкыбызны ташламалар һәм акцияләр белән сөендерү традициясе барлыкка килде. 3 ноябрьдә иртәдән кичкә кадәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү гамәлдә булачак», - дип сөйләде башлык.
Моннан тыш, шәһәрнең кайбер оешмаларында бәйрәм уңаеннан махсус ташламалар тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм чараларыннан башка калмыйбыз! Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында мастер-класслар, экскурсияләр, фильмнар күрсәтү һәм башкалар узачак.
Акциядә катнашучы оешмалар исемлеген һәм чаралар афишасын соңрак бастырачакбыз. Яңалыкларны күзәтегез!