Безнең тыл никадәр зуррак һәм ныграк булса, җиңү шулкадәр якынрак!

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Әлмәттә берничә гуманитар ярдәм штабы эшли һәм аларның берсе - төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен бергә җыйган «Ышанычлы тыл». Биредә махсус хәрби операция уздыру зонасында булган мәктәп укучыларын, студентларны, хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарын һәм аналарын очратырга мөмкин. Иң яшь волонтерга нибары 9 яшь. Алар бер максат белән берләштерелгән — безнең яклаучыларга ярдәм итү.

Штаб эше кысаларында волонтерлар окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр, солдатларга хатлар язалар, шулай ук тәмле һәм файдалы ризыклар — кәлтә, цукат һәм өй токмачы әзерлиләр. Биредә даими рәвештә патриотик дәресләр үткәрелә һәм зур партияләр белән якынча 2 айга бер тапкыр җибәрелә торган гуманитар ярдәм төрелә.

Штаб Девон урамы, 89 адресы буенча урнашкан, сишәмбедән шимбәгә кадәр ачык. Хәзерге вакытта штабның иң зур ихтыяҗы-ул челтәрләр үрергә, шәмнәр салырга, егетләр өчен посылкалар төрергә ярдәм итәчәк кешеләр. «Ышанычлы тыл»га теләгән һәркем килә ала.

Әгәр дә сез волонтерларга теге яки бу ярдәм күрсәтергә телисез икән, барлык нечкәлекләрне алардан телеграмма-каналда белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International