Сезгә шуны искәртәсебез килә: бу эш атнасы гадәттәгедән озынрак булачак.

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Ни өчен шимбә эш көне була? Җитештерү календаре үзгәрешләре аркасында шулай килеп чыкты. Ял көнен шимбәдән, 2 ноябрьдән, 30 апрельгә күчерделәр, май бәйрәмнәрендә уңайлы озын ял көннәре булсын өчен.

Әмма киләсе атнада инде ике өстәмә ял булачак.

  • 4 ноябрь, дүшәмбе-ял көне, Халыклар бердәмлеге көне.
  • 6 ноябрь, чәршәмбе-Татарстан Конституциясе көне.

2 һәм 5 ноябрьдә эш көннәре 1 сәгатькә кыскартылачак.

Шулай булгач, алты көнлек эш атнасыннан соң ук безне дүрт көнлек эш көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International