Курскида узган спорт фестиваленнән Әлмәт пенсионеры җиңү белән кайтты

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Курскида пенсионерлар өчен спорт фестивале булып узды.

Анда Татарстаннан 5 кеше – “Өченче яшь” республика пенсионерлары спартакиадасында җиңүчеләр катнашты. Арада якташыбыз Раиф Низамов та бар иде. Әлмәт ветераны сынатмады: Россиянең 17 командасы арасыннан җиңел атлетика эстафетасында икенче, йөзүдә өченче урын яулады. Татарстан командасының өченче призлы урын алуында аның өлеше зур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International