Клиент хезмәтләренә һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр ешрак килә: җинаятьчегә кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, үзләрен Фонд бүлекчәсе хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм «яңа мәгълүмат» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитмәвен әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасалар, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлегенә яисә КФҮнә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итә, ә аннары СМС буенча код белән язылуны раслауны сорый.
Әгәр дә сез мондый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белегез – сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан шалтыратучы дип үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу турыда өлкән буын якыннарыгызга һәм танышларыгызга исегезгә төшерегез!
«Безнең бүлекчә хезмәткәрләре үз хезмәтләре тәкъдимнәре белән өйләренә йөрмиләр. Барлык хезмәтләрне без клиент хезмәтләрендә һәм КФҮдә яки онлайн дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтәбез», - дип искәртте РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegramда таныша аласыз., шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе.чт. 08.15 дән 17.30 га кадәр, ТП. 08.15 дән 16.15 кә кадәр).
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.