Юлда күренеп тору мөһим!

2024 елның 25 октябре, җомга

Көзге-кышкы чор җитү белән, көннәр кыскара, ә төннәр караңгылана башлагач, юлда куркынычсызлыкны истә тоту аеруча мөһим. Яктылык кайтаргычларны куллану үзеңне һәм якыннарыңны саклауның гади, ләкин нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора.

Үзегезне юлда күрсен өчен, һичшиксез, яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрегез. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында.

Хәтта телефондагы фонарьның гадәти яктысы да сезне машина йөртүчеләр өчен сизелерлек итә ала. Үзегезнең куркынычсызлыгыгызны онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International