Игътибар. Ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы игълан ителде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

«Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы карары белән 2024 елның 10 октябреннән республикада традицион «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы», Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә.

Конкурс республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәнияткә, рухияткә ярдәм итүгә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмгыятькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.

Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгелиләр: «Хатын – кыз – ана», «Хатын – кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын – кыз – галим», «Минем язмышым-минем һөнәрем (производство хатын – кызы)», «Хатын – кыз – лидер», «Хатын-кыз-бизнес-леди», «Өченче яшьтәге Героиня», «Хатын-кыз-ел үрнәге», «Ир-ат-лидер», «Ир-ат-игелекле йөрәк».

Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә муниципаль тур (2024 елның 10 октябреннән 29 ноябренә кадәр), зона туры (2024 елның 1 декабреннән 2025 елның 10 февраленә кадәр) узачак. Конкурсның финалы гадәттәгечә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда узачак.

Катнашу шартлары: 1. Анкетаны тутырыгыз (анкетаның нигезләмәсе кушымтада бирелә). 2. 1 минутлык видеоролик-үзпрезентация ясагыз. 3. Анкета һәм видеороликны электрон почтага җибәрегез: Amr_konkurs2024@mail.ru катнашуга гаризалар 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашучы анкетасы

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International