Әлмәттә 45 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелде

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Быел район башлыгы Тимур Нагуманов кушуы буенча каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын төзекләндерүгә җирле бюджеттан 11,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

13 адрес буенча нигезләрне әзерләү һәм навеслар урнаштыру эшләре башкарылган. «Безнең ишегалды» программасы кысаларында нигез салынган башка мәйданчыкларда түбәләр генә куелган.

Яңартылган мәйданчыкларның адреслары:

1. Ленин ур., 171

2. Төзүчеләр ур., 28

3. Пугачев ур., 22

4. Алиш ур., 23

5. Шевченко-Грибоев ур., 24

6. Шевченко ур., 1

7. Шевченко ур., 38

8. Ленин ур., 25

9. Гафиятуллин ур., 10А

10. Тукай проспекты, 25

11. Ермаков ур., 59

12. Мәрҗани ур., 163

13. Волгоград ур., 16

14. Бигаш ур., 123

15. Бигаш ур., 121

16. Бигаш ур., 125

17. Шевченко ур., 88

18. Радищев ур., 13

19. Шевченко ур., 56

20. Геофизическая ур., 11

21. Шевченко ур., 68

22. Җәлил ур., 10

23. Болын ур., 4

24. Гафиятуллин ур., 14

25. Тукай проспекты, 27

26. Фәхретдин ур., 22

27. Радищев ур., 24

28. Төзүчеләр ур., 49А

29. Төзүчеләр ур., 39

30. Вәлиев ур., 12

31. Фәхретдин ур., 11

32. Тельман ур., 55

33. Шевченко ур., 96

34. Нефтьчеләр ур., 37

35. Шевченко ур., 15

Исегезгә төшерәбез, чүп контейнерларына бары тик каты коммуналь калдыкларны гына урнаштырырга рөхсәт ителә. Эре габаритлы калдыкларны гадәти чүп контейнерларына салып булмый. Мондый чүп-чарны алырга аерым махсуслаштырылган техника килә. Шулай ук куркыныч һәм төзелеш калдыкларын контейнер мәйданчыкларына ташлау тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International