Әлмәтнең авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе республика ярышларында шашка һәм шахмат буенча җиңүче булды

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Казанда муниципаль берәмлекләрнең авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчеләре арасында шашка һәм шахмат буенча X республика ярышлары булып узды. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган интеллектуаль чарада 43 җитәкче катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш киеренке һәм кызыклы булды. Нәтиҗәдә, барлык көндәшләрен отып, Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык– төлек идарәсе җитәкчесе Извил Габдрәкыйпов беренчелекне алды.

Фәрдия Хәсәнова әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International