Моны «Мәдәният» милли проекты кысаларында 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары ачыклады.
15 октябрь көнне мәктәпнең теоретик дисциплиналар укытучылары «музыкадагы тарих»темасына танып-белү викторинасы үткәрделәр. Укучылар музыкаль әсәрләрдә чагылган мөһим тарихи вакыйгаларны искә алып, актив катнаштылар.
Чара барышында балалар музыкаль әсәрләр геройлары, Композиторлар, мөһим тарихи мизгелләр, стильләр һәм чорлар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Күп кенә танылган иҗатчыларның опера үрнәкләре укучыларга музыканың вакыт рухын ничек чагылдыра һәм тапшыра алуын күрсәтте.