Бүген шәһәр сусаклагычы һәм Зарипов урамыннан алып Бигаш урамына кадәр урман утырту урыннарында шәһәребезнең 100 студенты һәм уку йортлары хезмәткәрләре өмә үткәрде. Чарада Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы, Казан инновацион университеты көллиятенең Әлмәт филиалы, Әлмәт политехник техникумы һәм Әлмәт һөнәри көллияте вәкилләре катнашты.
Өмә вакытында катнашучылар территорияне чүп-чардан, коры ботаклардан һәм яфраклардан чистарттылар.