Россия Федераль салым хезмәте исеменнән өстәмә тикшерү узарга һәм төрле документлар бирергә таләп итеп электрон хатлар тарату очраклары ешайды. Явыз ниятлеләр салым түләүчеләрдән «шикле транзакцияләрне һәм салым түләүченең активлыгын ачыклау» сылтавы белән шәхси мәгълүматларны һәм документларны алдырырга тырыша.
Россия Федераль салым хезмәте мондый хәбәрләрне җибәрми һәм бу хатларга катнашы юк.
Хезмәт салымнарны онлайн түләү тәкъдиме белән телефоннан шалтыратмый. Исәпләнгән салымнар, бурычлар һәм аларны түләү ысуллары турында барлык кирәкле мәгълүмат салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштырылган.
Уяу булыгыз! Шикле хатларны ачмагыз, сылтамалар буенча күчмәгез һәм таныш булмаган кулланучылар белән шәхси язышуга кермәгез. Әгәр сез мошенниклар белән очрашкансыз икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.
Россия Федераль салым хезмәтеннән барлык рәсми белдерүләр салым түләүченең шәхси кабинетына, ИП яки компаниягә генә килә.