Әлмәт укучысы Беренчеләр хәрәкәтенең төбәк советы рәисе булды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

7 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстанда Беренчеләр Хәрәкәтенең төбәк советы рәисен сайлаулар узды. Сайлап алу этабында 41 кандидат катнашты, әмма киләсе этапка бары тик 15 кеше генә үтте. Алар арасында безнең егетләр — Лика Молдаванова һәм Тимур Турсунов та бар иде.

Бүген «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов нәтиҗәләрне игълан итте. Рәиснең лаеклы урынын Лика Молдаванова алды.

Ликаны котлыйбыз һәм аңа алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International