Бүген Әлмәттә акция узды, анда Әлмәт шәһәре прокуратурасы, «11 нче урта мәктәп» МБМУ һәм «Экология һәм төзекләндерү департаменты» МБУ укучылары катнашты. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 11 нче мәктәп территориясендә 40 алмагач үсентесе утыртылды.
Әлеге инициатива территорияне яшелләндерүгә генә түгел, ә киләчәгебез өчен гомерләрен биргән геройлар истәлеген саклауга да юнәлдерелгән. Һәрбер агач яшәү һәм өмет символы, шулай ук халкыбызның батырлыгы турында искә төшерү булачак.
Киләсе елда бу традицияне дәвам итү һәм тагын 40 үсенте утырту планлаштырыла.