Татарстанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Әлмәт хатын-кызлар берлеге барлык теләүчеләрне конкурсның муниципаль этабында түбәндәге номинацияләрдә катнашырга чакыра:

1. Балаларны тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәт белән югары иҗтимагый танылу алган хатын-кызлар арасында «Хатын-кыз-ана» .

2. Сәнгать, мәдәният һәм мәгърифәт өлкәсендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызлар арасында «Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият».

3. Фән үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар арасыннан «Хатын-кыз галим».

4. Республика предприятиеләрендә төрле тармакларда эшләүче хатын – кызлар арасында «Минем язмышым-минем һөнәрем (җитештерү хатын-кызы)». Номинация Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе тарафыннан гамәлгә куелган.

5. Үзен талантлы оештыручылар һәм лидерлар итеп күрсәткән, җәмгыять проблемаларын хәл итү өчен үз тирәсенә социаль актив кешеләрне берләштерә алган хатын-кызлар арасында» «Хатын-кыз-лидер».

6. Хатын-кыз эшмәкәрләр арасында «Хатын-кыз-бизнес-леди». Танылган региональ (республика) бизнес лидеры тарафыннан тапшырыла.

7. Яшьтәшләренә узган еллар байлыгы белән горурланырга гына түгел, ә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашырга, шул исәптән ветераннарны яшьләр белән эшләргә, аларга үз тәҗрибәләрен тапшырырга ярдәм итүче хатын – кызлар арасында «Өченче яшь героинясы».

8. Узган елда төрле эшчәнлек төрләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән хатын – кызлар арасында «Хатын-кыз-ел үрнәге».

9. Профессиональ, иҗтимагый эшчәнлектә сизелерлек уңышларга ирешкән, нәтиҗәле җитәкчелек итә торган ир-атлар арасында «Ир-ат-лидер».

10. Хәйрия эшчәнлеге, кешелеклелеге һәм яхшылыгы белән җәмәгатьчелек тарафыннан танылу һәм ихтирам казанган ир – атлар арасында «Ир-ат-игелекле йөрәк».

Катнашу өчен анкета тутырырга һәм 1 минутлык видеоролик-үзпрезентация ясарга, электрон почтага җибәрергә кирәк. Amr_konkurs2024@mail.ru катнашуга гаризалар 2024 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашучы анкетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International