М.Җәлил исемендәге республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2024-2025 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге Премия ике елга бер тапкыр бирелә. 

Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.

Конкурста катнашуга гаризалар 2024 елның 19 декабренә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә:

https://utalents.ru/event/konkurs-po-prisuzhdeniyu-respublikanskoy-premii-imeni-mdzhalilya-2024.

Өстәмә материалларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 113а йорт, бина 2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International