Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде.
2 октябрь көнне Юнусов Айзат Марат улы һәм Полина Николай кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Айлина исеме кушылды.
Алар: «Бу аларның гаиләсендә беренче бала», - дип хәбәр итәләр
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә һәм әтисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм “Татар милли ашлары” китап тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!