Район башлыгы Мәҗит Салихов эш визиты белән Швециядә булды

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
12 –19 октябрь көннәрендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит
Салихов эш визиты белән Швециядә булды. Ул анда Татарстан Республикасы делегациясе составында барды. Барлык делегация вәкилләре “Муниципаль берәмлек Советлары эшчәнлеген оештыруда Швеция тәҗрибәсе. Хөкүмәт һәм җирле үзидарә арасындагы эшчәнлек” дип аталган өйрәнү семинарында катнашты.

Швеция җирле үзидарә эшчәнлеген оештыруда күп гасырлык тәҗрибәгә ия. Гасыр урталарында ук әлеге дәүләтнең шәһәр һәм авылларында идарә итү бербөтен система буларак эшләгән. Хәзерге вакытта Швециянең идарә итү системасы өч баскычлы – дәүләт, төбәк һәм җирле властьләр эшчәнлегенә корылган.

Җирле үзидарә проблемалары белән дәүләт югарылыгында Риксдаг, Министрлар кабинеты, махсус агетлыклар шөгыльләнә. Төбәк дәрәҗәсендә параллель рәвештә губернатор, Административ Совет җитәкчесе һәм икенче яктан Төбәк җыены, администрация, дәүләт службалары эшли.

Район башлыгының матбугат хезмәте
Фәрдия Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International