ТР делегациясенең Германиягә эш сәфәре йомгаклары игълан ителде

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ да бакалавр белгечлеге алган һәм алман, инглиз телләрен яхшы белүче студентларга киләсе елның сентябреннән укуларын Германиядә дәвам итү мөмкинлеге булдырылачак. Бу хакта 22 октябрь көнне ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр ителде. Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациянең Германиягә эш сәфәре нәтиҗәләренә багышлап уздырылган бу очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев катнашты.

Равил Зарипов сүзләренә караганда, Татарстан һәм Германия вузлары бүген уңышлы гына хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Казан федераль университеты аспирантлары 2010 елда төзелгән килешү нигезендә “Алгарыш” программасы буенча әлеге Европа илендә стажировка уза. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ белән “Ильменау” техник университеты арасында килешү моннан ике ел элек имзаланган булган. Бүгенге көндә бу ике уку йорты Германия-Россия яңа технологияләр институтын төзү белән мәшгуль. Татарстан Президенты узган атнадагы сәфәр барышында “Ильменау” техник университетында булып, әлеге уку йортын Татарстан инженерлары һәм КАИ студентларына стажировка узу өчен база уку йортларының берсенә әйләндерү тәкъдимен керткән. Моннан тыш, безнең техник университет студентлары биредә магистр программасы буенча укуларын дәвам итә алачак.

Ике көнлек әлеге сәфәр барышында министрлык-ведомстволар җитәкчеләрен, ТР Дәүләт Советы депутатларын, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары җитәкчеләрен берләштергән делегация Төньяк Рейн-Вестфалия һәм Тюрингия җирлекләрендә булган

Министр Равил Зарипов ассызыклаганча, Германия Татарстанның стратегик әһәмияттәге партнерларының берсе санала. Соңгы 5 ел эчендә ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме 1,8 тапкырга үсеп, узган ел ул 1 млрд евродан артык булган. Ә агымдагы елның беренче яртысы йомгаклары буенча 475 млн евро тәшкил иткән. Бүген республикада 860 млн евролык немец инвестицияләре тупланган. Министр искәртүенчә, бу сәфәр төрле өлкәләрдә ике арадагы файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга этәргеч бирә. Ул аерым алганда, машина, станоклар төзелеше, химия һәм нефть химиясе өлкәләрендә, шулай ук инновацияләргә нигезләнгән бизнес булдыруны өйрәнү ягыннан әһәмиятле булган..

Дюссельдорфта “К-Messe” дигән 19 нчы халыкара пластмасса һәм каучук күргәзмәсе кысаларында Татарстан мәнфәгатьләрен күздә тоткан ике мөһим документ имзаланган.“Казаноргсинтез” ААҖ белән Coperion GmbH компаниясе арасында түбән басымлы полиэтилен җитештерү өчен безнең заводка җайланмалар кайтару буенча 15 млн евролык контрактка кул куелган. “Түбән Кама нефтехим” ААҖ белән “Линде АГ” компаниясе арасында альфа-олефин производствосын модернизацияләү проекты буенча монтаж эшләрен башкаруга кагылышлы килешү имзаланган.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев бу сәфәрнең Германиядә алып барылган сәнәгать сәясәтенә төшенү ягыннан бик файдалы булуын ассызыклый. “Без тагын бер кат Германия икътисады һәм сәнәгатенең ни дәрәҗәдә төгәл эшләвенә, нинди төгәл сәнәгать сәясәте алып барылуына төшендек”, -ди ул. Аерым алганда, биредә бизнес табышының зур өлешен производствоны яңадан җиһазландыруга, социаль максатларга тотуына игътибар юнәлтте, Германия сәнәгатенең инновацияләргә йөз тотуын ассызыклады. Шамил Агеев фикеренчә, эшче кадрлар әзерләүнең Германиядә ныклы системага салынуы да безгә өйрәнү өчен җирлек тудыра. Биредә мәктәпне тәмамлаучыларның 15-16 проценты вузларга укырга керә, 20-22 проценты белем алуын дәвам итү өчен урта махсус уку йортларын сайлый, калганнарының барысы да производствога килә. “Бездә исә зур дисбаланс саклана. Яшьләргә производствода эшләргә юнәлеш бирмибез икән, ниндидер нәтиҗәләргә өметләнү кыен булачак”, - ди ул.

Фәрдия Хәсәнова
Татар – информ мәгълүмат агентлыгы материалларына таянып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International