Җылылык өчен түләү күләме күпфатирлы йортның җылылык энергиясен исәпкә алу өчен гомумйорт приборлары белән җиһазландырылуына бәйле. Әгәр өйдә шундый прибор урнаштырылган икән, түләү аның күрсәтмәләре буенча исәпләнә.
Ләкин гомумйорт счетчигы булмаса, җылылык өчен түләү Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан расланган җылылык энергиясе нормативлары буенча исәпләнә. Бу очракта түләү сентябрьдән апрельгә кадәр тигез өлешләр белән исәпләнә, җылыту сезонының башлануына һәм тәмамлануына карамастан.
Бүгенге көндә Әлмәттә һәм Түбән Мактамада шәһәр тибындагы бистәсендә норматив буенча исәпләнүче 146 күпфатирлы йорт исәпләнә. Әгәр сезнең сентябрь квитанциягездә җылыту өчен түләү чагылдырылган икән, димәк, сезнең йорт шулар исәбенә керә.
Шунысы мөһим, җылыту нормативының күләме йортның катлылыгына, төзелгән елына һәм фатирның мәйданына бәйле.