2024 елның 10 октябрендә 05 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.

Иртәгә, 10 октябрьдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава көтелә. Көндез бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, иртән һәм көндез 15-18 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+5˚. Көндез максималь температура +4..+8˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International