2024 ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алган

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү алган – бер тапкыр бирелә торган ярдәм чарасы, аны РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлеге ата-аналарның берсенә күрсәтә. Бу түләүне финанслауга фонд гаиләләргә барлыгы 502 млн. сумнан артык акча җибәргән.

Эшләүче ата-ана пособие алу өчен эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Быел аның күләме 7,4% ка индексацияләнгән һәм 24.604, 30 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәсә, пособие, мондый коэффициентка артуны исәпкә алып, югарырак күләмдә керәчәк.

Эшләмәүче ата-анага түләүне рәсмиләштерү өчен РСФның Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә яки мондый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк. Гариза шулай ук дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул ителә. Эшләүче гражданнарга түләү сорап үз эш бирүчеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Керем дәрәҗәсенә карамастан, түләү Татарстанның барлык гаиләләренә каралган һәм һәр балага бирелә. Акчаны опекуннар, уллыкка алучылар яисә баланы тәрбиягә алган ата - аналар да алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе - пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 дән 16.15 кә кадәр).

Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассникида һәм Telegramда таныша аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-15.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International