14 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр «Бердәмлек территориясе» Бөтенроссия яшьләр проекты үткәрелә. Инициатива Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла. Катнашучылар РФ территориясендә яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр була ала. Җиңүчеләрне 11 ноябрьдә игълан итәчәкләр.
Проектка кушылырга теләүчеләргә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битендә үзләре барган табигый һәм мәдәни мирас объектлары (өчтән артык түгел) турында пост урнаштырырга, шулай ук укучыларга анда булу ни өчен кызыклы булачагын сөйләргә кирәк. Публикациядә я катнашучы үзе, я аның кадрда булуы белән төшерелгән фотосурәтләр булырга тиеш. Һичшиксез #ТЕРРИТОРИЯЕДИНСТВО2024 хештегын куярга кирәк.
Катнашучының бите проектны гамәлгә ашыру вакытына ачык булырга тиеш. Постка сылтаманы оештыручының рәсми төркемендә – «Молодежный центр» МБУ «Металлург» структур бүлекчәсендә (Ступино, Мәскәү өлкәсе) беркетелгән постка комментарийларда калдырырга кирәк.
Эшләрне бәяләү критерийлары турында сылтама буенча белергә була.