Марат Гирфанов «КАМАЗ» ААҖендә узган фәнни–гамәли конференциядә катнашты

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте һәм муниципаль район башлыкларының фәнни – гамәли конференциясендә катнаша. Чараның программасы күп юнәлешләрне үз эченә ала һәм бик кызыклы. Конференциядә катнашучылар төп машиналар җыю конвейрында, газ балоннары техникасы җитештерү цехында булдылар, КАМАЗ автотехникасының күргәзмәләр залын карадылар. Төштән соң КАМАЗ да җитештерелгән продукцияләр презентацияләнде.Фәнни–гамәли конференция түгәрәк өстәл артында фикер алышу белән тәмамланды.

Район башлыгының матбугат хезмәте
Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International